news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кертеләчәк

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кертеләчәк. Финанслау күләме 27,5 млн сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтте.

Программа буенча Татарстанның яшь галимнәренә торак шартларын яхшырту өчен бер тапкыр 1,1 млн сум күләмендә процентсыз кире кайтарылмый торган субсидия биреләчәк.

Ринат Садыйков сүзләренчә, Татарстанның Фәннәр академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә эшләнгән критерийлар буенча субсидиягә лаеклылар сайлап алыначак. «Хәзер барлык кирәкле документлар Министрлар Кабинетында раслауга тапшырылды. Аннары конкурс турында игълан итәчәкбез», – дип әйтте министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot