news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы гамәлгә ашырылачак

2025 елда Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы барлыкка киләчәк. Торак шартларын яхшырту өчен аларның 1 миллион сумнан артык күләмдә субсидия алу мөмкинлеге бар. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков йомгаклау матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Киләсе елда Татарстанның яшь галимнәре өчен яңа торак программасы эшли башлый. Ул өч елга исәпләнгән, аңа ел саен 27,5 миллион сум юнәлдереләчәк. Яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен дәүләттән 550 мең сум күләмендә субсидия алу мөмкинлеге бар, без эш бирүченең дә әлеге суммага 550 мең сум өстәвен теләр идек», - дип хәбәр итте министр.

Программаның максаты – перспективалы галимнәрне Татарстанда калдыру. Яшь галимнәр өчен төп критерий – торак шартларын яхшырту кирәклеген раслау, дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot