news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы булдырырга җыеналар

Татарстанда яшь галимнәр өчен торак программасы булдырырга җыеналар
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту өчен вариантлар эшли. Аерым алганда, алар өчен аерым программа булдырылырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

«Без бүген яшь галимнәргә ярдәм итү өчен яңа механизм буенча эшлибез. Торак шартларын яхшырту өчен төрле вариантлар бар. Бу мәсьәләне бик мөһим дип саныйбыз, чөнки киләчәк – акыллылар кулында», – дип билгеләп үтте министр.

Моннан тыш, ведомство линиясе буенча авыл яшьләре өчен яңа программа булдырылырга мөмкин. Ул Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программаны тулыландырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100