Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшь эшмәкәрләр саны Россия буенча уртачадан артып китте
Татарстанда шәхси эшмәкәрләрнең өчтән бере 35 яшькә кадәрге яшьләр. Бу күрсәткеч тулаем Россия буенча яшь шәхси эшмәкәрләр өлешеннән югарырак, ул 25 процент тәшкил итә. ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Республикада 34 меңгә якын кеше 35 яшьтән яшьрәк шәхси эшмәкәр булып тора. 2025 ел башыннан Татарстанда 35 яшькә кадәрге 8,3 меңнән артык кече һәм урта предприятие хуҗасы теркәлгән.
Сентябрь башына республикада якынча 180 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шуларның 113 меңнән артыгы шәхси эшмәкәрләр.
Татарстанда барлык яшь шәхси эшмәкәрләрнең 10 процентка якыны (3,3 мең эшмәкәр) креатив индустрияләрдә мәшгуль. Гомумән алганда, бу күрсәткеч Россия буенча 11 процентка тигез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз