news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшь әниләргә ярдәм итүгә 200 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән

Татарстанда яшь әниләргә ярдәм итүгә 200 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2025 елда Татарстан авылларында яшәүче яшь әниләргә ярдәм итүгә 200 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән.

«2018 елдан Татарстанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авылда кимендә өч ел яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү каралган. Авылда яшәүче яшь хатын-кыз 25 яшькә кадәр беренче баласын тапса, ул илле мең сум күләмендә түләү алырга хокуклы. Әгәр хатын-кыз 29 яшькә кадәр өченче яки чираттагы баласын тапса, бер тапкыр бирелә торган түләү күләме йөз мең сумга кадәр арта», - дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге республика социаль ярдәм чарасы «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм яшь әниләргә, үз керемнәренең дәрәҗәсен яки мөлкәти хәлен расламыйча, өстәмә финанс ярдәме алырга мөмкинлек бирә.

2018 елдан 2024 елга кадәр бу максатларга 832,4 млн сум юнәлдерелгән, шул исәптән 2024 елда – 92,7 млн. 2025 елга план – 203,7 млн. Бүгенге көндә беренче баласын тапкан 11 862 хатын-кызга һәм өченче яки аннан соңгы баласын тапкан 2 615 хатын-кызга түләү билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100