news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшь ананы 4 айлык улының үлеме өчен хөкем итәчәкләр

Татарстанда яшәүче хатын-кыз диваннан егылып төшкән улының үлеме өчен хөкем ителәчәк.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, 10 июльдә 25 яшьлек ана 4 айлык улы белән Югары Ослан районындагы бакчачылык ширкәтендә булган. Алар бергә диванга йокларга ятканнар һәм бала идәнгә егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән сабый урында ук үлгән.

Баланың әнисенә «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер эшне карау өчен судка юллаганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot