news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ярминкәләр сезоны: Бәяләр отышлы, товар сыйфатлы

Татарстанда ярминкәләр сезоны: Бәяләр отышлы, товар сыйфатлы
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны бара. Казанда шимбә ярминкәләре дистәдән артык урында оештырылган.

«Гомумән, ярминкәләр бик күңелле итеп оештырыла. Бәяләр дә «тешләми»! Ризыгы да төрле, бәясе дә хуш килерлек. Елына бер булса да туган ягымда үстерелгән яшелчәләрне алырга ярминкәгә килергә тырышам. Бу юлы да бәрәңге, кишер белән бал, умартачылылык продукциясен алып килдем. Бәяләр отышлы, товар сыйфатлы», — дип фикерләре белән уртаклашты Казанда яшәүче Алсу Әхмәдиева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, сатып алучылар сөт продукциясе, ит һәм ит эшләнмәләре, ашлык, бәрәңге һәм борщ җыелмасы яшелчәләрен аеруча теләп алуын да билгели.

Ярминкә мәйданнарындагы бәяләр сәясәтен карап үтсәк, товарларга хаклар базар бәясеннән уртача 5-30 процентка арзанрак икәнен күрәбез. Мәсәлән, Чаллы буендагы Чулман елгасыннан тотылган сазан балыгының килограммы 420 сумга төшә. Хак балыкның чистартылганына кыйммәтрәк. Кишер белән чөгендерне килограммы өчен 25 сумга табып була. Пешерелгән чөгендер дә саталар. Бәрәңгенең килограммы 25-30 сумга төшә, ә сыер ите 550 сумнан алып 800 сумга кадәр йөри.

news_right_1
news_right_2
news_bot