news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ярминкәләрдә карабодай бәясе Яңа елга кадәр артмаячак

«Ярминкәләрдә Яңа елга кадәр карабодайның килограммы 30 сум була һәм шуннан бер тиен дә артмаячак», – дип ышандырды Залаков.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодайга бәя артмаячак, Яңа елга кадәр ул ярманың килограммы өчен 30 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

«Ярминкәләрдә Яңа елга кадәр карабодайның килограммы 30 сум була һәм шуннан бер тиен дә артмаячак», – дип ышандырды Залаков.

Хәзер Татарстанда ярма запаслары җитәрлек – быел карабодай 28,6 мең тонна җыелган. Ә карабодайга ихтыяҗ бик зур дип әйтеп булмый, диделәр министрлыкта.

«Алты көзге ярминкәдә 33 тонна карабодай сатылды. Ярманың бер килограммы 30 сумнан сатыла. Булган запаслар моны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә», – дип аңлатты министрның беренче урынбасары.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек ритейлерларның карабодай ярмасына күпләп сату бәяләренең артуы турында хәбәр итүен җиткергән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100