news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ярминкәләр үткәрелгән тугыз көндә 586 миллион сумлык азык-төлек тәкъдим ителгән

Һәр шимбә саен Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре – ун, Чаллыда өч мәйданда уза, шулай ук Яңа Тура технополисы мәйданында да ярминкә оештырыла.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Быелгы көзге сезонда Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә узган тугыз ярмәнкәдә халыкка 585,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Шул исәптән, 5990 тонна бәрәңге, 3813 тонна яшелчә, 410 тонна сыер ите, 210 тонна дуңгыз ите, 28 тонна бәрән ите, 204 тонна тавык ите, 4 миллион 717 мең данә тавык йомыркасы, 550 тонна он, 119 тонна карабодай ярмасы, 144 тонна башка төр ярмалар, 941 тонна шикәр комы, 286 тонна сөт, 117 тонна атланмай һәм 54 тонна сыр тәкъдим ителгән.

ТР Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләренең 10 сентябрьдә старт алуын һәм 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген искәртеп узды. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре – ун, Чаллыда өч мәйданда үтә. Шулай ук Яшел Үзән районындагы Яңа Тура технополисы мәйданында да ярминкә оештырыла. Ярминкәләр республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә дә актив уза.

«Бу проектка ихтыяҗ бар, бәяләрне дә кибеттәгедән 20-30 процентка түбән тотарга тырышабыз. Соңгы вакытта атланмайга бәяләр арту күзәтелә, әмма без тауарны куючылар белән аның күмәртәләп сату бәяләреннән югары булмаска тиешлеге турында килештек. Районнар ярминкәләр эшенә җитди карый», – диде вице-премьер һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларның транспорт чыгымнарына ай саен компенсация ясауларын өстәп әйтте. Аның сүзләренчә, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Кама Тамагы, Тукай, Сарман һәм башка районнар аеруча активлык күрсәтә.

«Яңа елга кадәр ярминкәләр шушы ук режимда эшләячәк. Гыйнвар аенда, салкыннарда, бәлкем бераз туктап торырбыз. Аннан тагын дәвам итәргә була», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, сентябрь һәм октябрь айларында халык яшелчә, бәрәңге, шикәр комы, йомырка һәм он алуга өстенлек биргән. Хәзер исә сөт һәм итнең барлык төрләренә ихтыяҗ арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100