news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Яраткан балалар табибым” премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү башланды

Җиңүчегә Европа башкалаларының берсенә сәяхәткә юллама биреләчәк.

(Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә Татарстанда Интернет челтәрендә “Яраткан балалар табибым” халык интернет-премиясендә катнашучы табиблар өчен тавыш бирү башланды.

Алдагы еллардан аермалы буларак, премиягә быел республикадагы барлык табиблар дәгъва кыла ала. Искәртеп үтик: моңа кадәр бәйгедә Казан, Яр Чаллы, Әлмәт табиблары гына катнашканы бар иде. Тавыш бирү сайтында 63 учреждениедән 2 меңнән артык белгечнең исемлеге урын алган. bestpediatr.ru. сайтында авторизация узган һәркем яраткан табибы өчен үз тавышын калдыра ала.

Тавыш бирү 26 нчы октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр узачак. 6 нчы декабрь көнне “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” XIII Россия конгрессы кысаларында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Үз шәһәрләрендә һәм зоналарында иң күп тавыш җыйган 34 лауреатка бүләкләр тапшырыла.

Премиянең төп җиңүчесе “Иң яраткан балалар табибы” исеменә лаек булачак һәм үзе сайлап, Париж, Прага, Берлин, Амстердам, Хельсинки, Рим шәһәрләренең берсенә сәяхәткә юл тотачак. Икенче һәм өченче урынны алучылар “Сосновый бор” шифаханәсенә юллама отачак. Калган лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot