Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ярамаган урында салют аттырган өчен ел башыннан өч кешегә штраф салынган
Бүгенге көнгә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверк аттыруны туктау өчен тагын 50 рейд планлаштырылган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ел башыннан бирле тиешсез урыннарда салют аттырган өчен Татарстанда өч кешегә штраф салынган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре «Яңа ел» профилактика операциясе вакытында 65 рейд уздырган. Аларның максаты рөхсәт ителмәгән урыннарда пиротехника куллануны кисәтү. Операция барышында махсус мәйданчыклардан читтә салют аттыруның 125 очрагын булдырмый калганнар. Хокук бозу турында өч протокол төзелгән һәм 430 дан артык сөйләшү уздырылган.
Бүгенге көнгә рөхсәт ителмәгән урыннарда фейерверк аттыруны туктау өчен тагын 50 рейд планлаштырылган.
Шулай ук операция барышында министрлык хезмәткәрләре полицейскийлар белән бергә пиротехник эшләнмәләр сата торган 92 урынга рейд оештырган. Бер хокук бозучы ачыкланган, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылган пиротехника белән сату иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз