news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Япониянең Кабуки һәм Но театрлары спектакльләр күрсәтәчәк

Татарстан һәм Япония мәдәни алмашу кысаларында күчмә экспозицияләр тәкъдим итәчәк, спектакльләр күрсәтәчәк.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Япониянең Россиядәге Илчелеге башлыгы Тасио Ямамото белән киләсе елда Татарстан һәм Япония арасында мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда яклар Кабуки һәм Но театрларының – Татарстанга, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының Япониягә гастрольләре хакында фикер алышты. Моннан тыш, очрашуда күчмә экспозицияләр оештыру, япон фильмнарын күрсәтү хакында сүз барды.

ТР мәдәният министры шулай ук япон кинематографистларын Казан Халыкара мөселман кинофестивлендә катнашырга чакырды.

2018 ел Россиядә – Япония, Япониядә Россия елы дип игълан ителде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100