news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яны белән капланган йөк машинасы видеосы чыкты

Бүген иртән Алексеевск бистәсе янында зур йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә юл читенә төшеп китеп яны белән капланган зур йөк машинасының видеосы чыкты.

Видеокадрлардан күренгәнчә, машинаның йөк төялгән тагылмасы яны белән капланган һәм юл читендә ята.

Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, бүген иртән Алексеевск бистәсендә «Пятерочка» кибете каршында зур йөк машинасы һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Авариядә зыян күрүчеләр хакында әлегә хәбәр ителми.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot