news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгырсыз һава торышы һәм 29 градуска кадәр эсселек көтелә

Чәршәмбе көнне Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем ихтималы аз. Татарстанның Гидрометеорология үзәге шул хакта хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак, көндез термометр баганалары +24..+29 градуска күтәрелә.

Моннан тыш, республикада төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан талгын җил көтелә.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр синоптиклар якын көннәрдә Татарстанга эссе көннәр киләсен белдерде. Көндез температура +32 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100