news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырсыз, эссе һава торышы сакланачак

Киләсе тәүлектә Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итте.

Казанда алдагы төндә һава температурасы +13..+15 градус, иртәгә көндез +26..+28 градус булыр дип көтелә. Уртача тизлектәге җил көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк.

Тулаем алганда, Татарстанда төнге сәгатьләрдә һава температурасы +10 градустан +15 градуска кадәр, көндез +24 градустан +29 градуска кадәр тирбәләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot