news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә

Татарстанда яңгырлы һава торышы көтелә
Фото: © «Татар-информ»

17 июньдә Татарстанда үзгәрүчән болытлы һава торышы була. ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда томан төшәчәк. Көндез республикада явым-төшем көтелә. Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, тизлеге – 5-10 м/с, урыны белән тизлеге 12 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю – 15-18 м/с.

Төнлә температура +9...+14 °C, көндез +19...+ 24 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot