Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгырлы һава торышы 10 сентябрьгә кадәр сакланачак
Якын көннәрдә Татарстанда яңгырлы болытлы һава көтелә. Урыны белән көчле җил һәм яшен булырга мөмкин, һава температурасы сизелерлек төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
8 һәм 9 сентябрьдә республика Урта Идел буенда формалашачак циклон йогынтысына дучар булачак. Бу чорда көчле яңгырлар, урыны белән көчле җил булыр дип фаразлана. 8 сентябрь көнне көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.
Төнлә температура +8...+13 градус, көндез +12...+17 градус булачак. Шул ук вакытта 8 сентябрьдә Татарстанның көнчыгышында һава +22 градуска кадәр җылыначак.
10 сентябрьдә һава шартлары акрынлап яхшыра башлаячак. Төнлә +5...+10 градус, көндез +16...+21 градус булачак.
Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 11 һәм 12 сентябрьдә сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндезге температура +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз