Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгырлы һәм яшенле җылы һава торышы саклана
Татарстанда атна уртасына кадәр циклон йогынтысында уртача җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кичә төбәк буенча урыны белән яуган явым-төшем күләме 17 – 24 мм булган, ә Азнакайда 48 мм явым-төшем яуган, дип хәбәр итә синоптиклар.
Чәршәмбегә, 14 августка, кадәр республикада һава торышы шартлары төньяк һава агымы белән циклонның тыл өлеше йогынтысында барлыкка киләчәк. Тәүлеклек уртача температура нормадан бер-ике градуска түбән була.
Иртәгә, 12 августта, Татарстанның кайбер районнарында көчле яңгырлар явачак. Шулай ук яшен һәм секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил булуы, боз явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төнлә һава температурасы 11-16, ә көндез 19-25 градус җылы була.
Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көнне, 15 – 16 августта, республикада һава торышы үзгәрми. Вакыт-вакыт бераз яңгыр явачак, ә урыны белән яшен көтелә. Көндез 20-25 градус җылы була.
Татарстанда августның икенче декадасында уртача температура климатик нормага якын була. 10 – 20 август көннәрендә республика буенча климатик норма +18,1, ә Казан өчен +18,6 градус.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз