news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы сакланачак

Татарстанда яңгырлы һәм яшенле тотрыксыз һава торышы сакланачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Бүген, 15 июньдә, Татарстанда элеккечә җылы, әмма тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр, кайвакытта 13 метрга кадәр көчәячәк. Яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәю ихтималы бар.

Бик үк җылы булмаган төннән соң көндез төбәктә һава температурасы +21..+26 градуска кадәр күтәреләчәк, ә Татарстан башкаласында +23.. +25 градуска кадәр фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot