news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар явачак

Татарстанда яңгырлар явачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстанда дымлы һәм тотрыксыз, әмма шактый җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Чагыштырмача коры төннән соң көндез урыны белән яңгыр явачак. Иртән кайбер районнарда элек төшкән томан сакланачак.

4-9 м/с көчле көньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен көньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк.

Салкын төннән соң Татарстанда һава көндез +16...+21 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +16...+18 градуска кадәр генә).

news_right_1
news_right_2
news_bot