news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Бүген, 24 июльдә, Татарстанда уртача эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Бөтен республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Боз явуы да мөмкин. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, төнлә төшкән томан сакланачак.

Җылы төннән соң Татарстан буенча һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +25...+27 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot