news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгырлар туктый һәм +28 градуска кадәр җылыта

Татарстанда яңгырлар туктый һәм +28 градуска кадәр җылыта
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 20 июльдә, Татарстанда температура күтәрелү дәвам итә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндезге сәгатьләрдә явым-төшем көтелми.

Төньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга кадәр көчәя (Казанда түгел).

Шактый җылы төннән соң (+12дән +17 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – +26... +28 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot