Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңгырлар көтелә, температура бераз төшәчәк
Бүген, 24 октябрьдә, Татарстанда дымлы, болытлы һәм аномаль җылы һава торышы саклана, әмма температура бераз төшәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Пәнҗешәмбе көнне республика өстендә күк йөзе болытлы булачак. Бөтен төбәктә, шул исәптән Казанда да, яңгырлар ява.
Тизлеге секундына 8-13 метр булган көньяк-көнбатыш җиле фаразлана, ул вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Урыны белән, ТР башкаласын да кертеп, аның тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Җылы төннән соң (+3..+8 градус ) көндез Татарстанда һава +6.. +11 градуска кадәр җылыначак (Казанда — +7.. +9 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз