Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгырлар, көчле җил һәм +14 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Татарстанда бүген, 24 апрельдә, бераз җылыну көтелә, әмма һава торышының тотрыксыз булуы үзгәрмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Тәүлекнең якты вакытында бөтен төбәктә, Казанны да кертеп, бераз яңгырлар ява башлаячак.
Көчлелеге 7-12 м/с булган көньяк җиле фаразлана. көндез ул урыны – урыны белән 15-20 м/с ка кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 18 м/с ка кадәр генә).
Төнге салкыннардан соң көндез Татарстан буенча һава +9, +14 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +10, +12 градуска кадәр).
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, апрель ахырында республикада уртача температура климатик нормадан өч градуска түбәнрәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз