news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Татарстанда яңгыр, юеш кар һәм бозлавык көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Сишәмбе, 21 апрельдә, Татарстанда иртән һәм көндез яңгыр һәм юеш кар явачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Гидрометеорология үзәгендә.

Җил 6-11 м/с тизлек белән көньяк-көнбатышка күчеп, төньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән тизлек секундына 15-18 метрга җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә Татарстанда һава температурасы 0...+ 5 градуска кадәр төште, көнбатыш районнарда урыны белән 0...-2 градуска кадәр суытачак. Көндез +2...+7 градустан югары булмас дип көтелә.

Казанда төнлә температура 0...+ 2 градуска кадәр төшкән. Көндез башкалада максималь температура +2...+ 4 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot