news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр явачак һәм температура +22 градустан югары күтәрелмәячәк

Татарстанда яңгыр явачак һәм температура +22 градустан югары күтәрелмәячәк
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 23 августта, Татарстанда температура фонының акрынлап түбәнәюе дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Татарстанда иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Моннан тыш, иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан күзәтеләчәк.

Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитүе көтелә, дип искәртә синоптиклар.

Төнлә төбәктә һава температурасы +3,4 градустан (2.40 сәгатькә Баулы метеостанциясе мәгълүматлары буенча) +15,3 градуска (шул ук вакытка Казан-Опорная метеостанциясе мәгълүматлары буенча) кадәр тәшкил итте.

Көндез исә республикада һава температурасы +17..+22 градуска кадәр (Казанда +19..+21 градуска кадәр) күтәреләчәк, ди метеорологлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100