news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр явачак һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда яңгыр явачак һәм +22 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр көтелә. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, республиканың кайбер районнарында яшен һәм томан булуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәя.

Көндез максималь температура +13...+18 градус, көнчыгышта урыны белән + 22 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot