Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңгыр, яшен һәм томан көтелә
Бүген, 3 октябрьдә, Татарстанда атмосфера фронты йогынтысында дымлы һава торышы сакланачак, температура фоны тагын бераз төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада күк йөзе аязучан болытлы була. Төбәктә, шул исәптән Казанда да, аз гына, ә урыны белән уртача күләмдә яңгырлар явачак. Кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Аерым районнарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, төнлә төшкән томан иртәнгә кадәр калган.
Төньяктан 3-8 м/с тизлектәге җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка һәм көнбатышка үзгәртә. Кайвакыт ул 13 м/с кадәр көчәячәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.
Тәүлекнең караңгы вакытында республикада һава температурасы +5,2 градустан (4.30 сәгатьтә Чулпан метеостанциясендә) +12,6 градуска кадәр (4.20 сәгатьтә Казан-Опорная метеостанциясендә) тәшкил иткән.
Көннең якты вакытында Татарстанда һава 14-19 градуска кадәр җылыначак (аерым алганда, Казанда +15..+17 градус җылылык көтелә).
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атна ахырына Татарстанда көндезге температура 10 градуска кадәр төшәчәк. Сизелерлек салкыннарны Арктика һавасы алып килә. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз