news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, яшен һәм температура фонының бераз түбәнәюе көтелә

Татарстанда яңгыр, яшен һәм температура фонының бераз түбәнәюе көтелә
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Бүген, 12 июльдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана һәм эсселек бераз кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Аяз төннән соң, урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Урыны белән, шул исәптән ТР башкаласында да боз яварга мөмкин.

Төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә ул урыны белән секундына – 14 метрга, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәя.

Температура фоны бераз түбәнәя: көндез республикада һава температурасы +26..+32 градус, Казанда +29..+31 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot