news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сишәмбе, 25 августта, Татарстанда болытлы һава көтелә. Урыны белән яшен фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Иртән республиканың кайбер районнарында томан көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр сакланачак.

Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан тизлеге секундына 6-11 метр булачак.

+22...+27 градуска кадәр җылы булуы фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot