Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, яшен һәм +32 градуска кадәр җылы фаразлана
Дүшәмбе, 6 июльдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез шулай ук кайбер районнарда явым-төшем булырга мөмкин. Урыны белән яшен, боз яву ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр) тизлек белән көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Һава температурасы төнлә +16..+21 градус тәшкил итте. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр, ә республиканың көнчыгыш өлешендә кайбер урыннарда +32 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булырга мөмкин. Җил секундына 6-11 метр (урыны белән секундына 15-18 метр) тизлек белән көньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Башкалада көндез максималь һава температурасы +25..+27 градус булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз