Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, яшен һәм +25 градуска кадәр җылы көтелә
Якшәмбе, 21 июньдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез кайбер районнарда яшен фаразлана. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшү ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Җил төнлә секундына 4-9 метр, көндез секундына 6-11 метр тизлек белән төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә +10..+15 градус тәшкил итте. Көндез һава +20..+25 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада көндез максималь һава температурасы +22..+24 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз