news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, яшен һәм +19 градуслы һава торышы фаразлана

Татарстанда яңгыр, яшен һәм +19 градуслы һава торышы фаразлана
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ» ​

Шимбә, 27 июньдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Көндез кайбер районнарда яшен фаразлана, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез урыны белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус булды. Көндез һава +14..+19 градуска кадәр җылыначак.

Казанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил секундына 6-11 метр тизлек белән төньяк-көнбатыштан исә. Урыны белән аның тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада көндез һаваның максималь температурасы +17..+19 градус булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot