Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, яшен, боз һәм көчле җил булачак
Бүген, 19 августта, Татарстанда актив көньяк циклон тәэсире аркасында салкынча һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Бөтен төбәктә яңгырлар ява, урыны белән көчле яңгырлар булачак. Кайбер районнарда яшен яшьнәве һәм боз явуы ихтимал. Иртән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланачак.
Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан секундына 6-11 метрга кадәр һәм урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр булачак. Төбәктә шторм кисәтүе игълан ителде – җилнең көчәюе секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.
Чагыштырмача җылы төннән соң көндез Татарстанда һава 17-22 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында - +17...+19 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз