news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, томан һәм температураның +19 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда чагыштырмача җылы, әмма дымлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, аеруча көньякта, шулай ук Казанда яңгыр явачак (төнлә һәм республиканың башкаласында бераз явым-төшемнәр).

Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, талгын. Кайбер урыннарда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Татарстанда һава температурасы төнлә 0..+5 (Казанда +1..+3), көндез +8..+13, республиканың көньяк-көнчыгышында +14..+19 градус (башкалабызда +9..+11) тәшкил итәчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алга таба төбәктә температура фонының түбәнәюе көтелә. Яңгыр, кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot