news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр, томан, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яңгыр, томан, бозлавык һәм көчле җил көтелә

Бүген, 26 мартта, көньяктан килгән циклон Татарстанда һава шартларының начарлануына китерәчәк. Температура фоны бераз төшәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге.

Алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр явуы фаразлана. Явым-төшем 3 миллиметрдан 8 миллиметрга кадәр (Казанда 1 миллиметрга кадәр) төшәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.

Җил юнәлешен көньяктан төньяк-көнчыгышка үзгәртәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 3-8 метрдан 7-12 метрга кадәр артачак. Шул ук вакытта кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында, җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр тәшкил итәчәк (Казанда 5тән 7 градуска кадәр җылы).

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда өч көндә айлык явым-төшем нормасының 30-100 проценты явачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100