news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр көтелә, һава температурасы +9 градустан югары була

Татарстанда яңгыр көтелә, һава температурасы +9 градустан югары була
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Сишәмбе, 22 октябрьдә, Татарстанда көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, республикада төньяктан, ә аннары көньяк-көнбатыштан исәчәк җил көтелә. Табигый күренешнең тизлеге секундына 5-10 метрга, көндез урыны белән 15 метрга кадәр җитә.

Термометр баганалары +9..+11 градуска кадәр күтәрелә.

ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сүзләренә караганда, 23 һәм 24 октябрьдә республикада шулай ук яңгыр фаразлана, әмма температура көндез +11..+13 градуска кадәр күтәрелә.

25 һәм 26 октябрьдә исә Татарстаннан җылы китә, дип китерә Гоголь сүзләрен КФУ матбугат хезмәте. Бу көннәрдә республикада һава температурасы 0..+7 градус булыр, дип көтелә. Шул ук вакытта яңгыр туктамый. Җомга һәм шимбә яңгыр җепшек кар белән бергә ява.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100