news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда яңгыр, көчле җил көтелә, кырау төшәргә мөмкин

Иртәгә Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар көтелә, шулай ук көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга хәтле җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0..5 градуска кадәр төшә, әмма урыны белән туфракта -1 градуслы салкыннар – кырау көтелә. Көндез 11-16 градуска кадәр җылыта.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100