Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм аномаль җылы һава торышы көтелә
Бүген, 20 ноябрьдә, Татарстанда дымлы һәм шул ук вакытта көз ахыры өчен аномаль җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Болытлы һава торышы булачак. Җилнең тизлеге кайвакыт секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. Иртән урыны белән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Төнге -1, +2 градуслардан соң тәүлекнең якты вакытында Татарстан буенча һава +1, +5 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +3, +5 градуска кадәр).
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз