news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм +4 градуска кадәр җылы көтелә

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм +4 градуска кадәр җылы көтелә
Фото: © "Татар-информ"

Җомга, 22 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез бераз (урыны белән уртача) яңгыр һәм җепшек кар яву ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, республикада көчле җил булу сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән 25 метрга) кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә -3..+2 градус, ә көндез +1..+ 4 градус була.

news_right_1
news_right_2
news_bot