news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм 21 градуска кадәр җылы көтелә

Иртәгә, 29 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта һава температурасы күтәреләчәк.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә төбәктә, ә көндез урыны белән яңгыр көтелә. Казанда да кыска вакытлы яңгыр фаразлана. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус көтелә. Республика башкаласында +9..+11 градус булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр (Казанда +17..+19 градус) күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда яңгыр акрынлап туктаячак, һава температурасы +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot