news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә

Татарстанда яңгыр, көчле җил һәм +20 градуска кадәр җылылык көтелә
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, көндез урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәя.

Төнлә +4...+ 9 градус, көндез +15...+ 20 градус җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot