news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, җил һәм +21 градуска кадәр җылылык көтелә

8 майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.

ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, урыны белән яңгыр явуы ихтимал. Көнчыгыштан исүче җил вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.

Һава температурасы көндез +12..+17 градус тәшкил итә. Көнчыгыш һәм көньяк районнарда температура урыны белән + 21 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot