news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстанда бүген аязучан болытлы һава вәгъдә ителә, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә. Төнлә җил тизлеге секундына 5-10 метр, көндез 7-12 метр, урыны белән 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +7..+12 градус көтелә.

Синоптиклар төнлә һәм иртән кырау төшүе турында кисәткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot