news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм кар көтелә

Татарстанда яңгыр һәм кар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда 25 апрельдә болытлы һава көтелә. ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, республикада яңгырлар, урыны белән җепшек кар явачак.

Көньяк юнәлештәге җил акрынлап төньяк-көнбатышка алышына. Көндез җил тизлеге 9-14 м/с ка кадәр җитәчәк.

Һава температурасы +3тән +8 градуска кадәр булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot