news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр һәм 17 градуслы салкынча һава торышы көтелә

Татарстанда яңгыр һәм 17 градуслы салкынча һава торышы көтелә
Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Бүген, 14 августта, Татарстанда салкынча, болытлы һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы була. Төнлә кайбер районнарда башланган яңгырлар көндез бөтен төбәккә таралачак.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан секундына 6-10 метр тизлектә исүче җил көндез кайбер районнарда (шул исәптән Казанда) секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Салкынча төннән соң (+6 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава +12, +17 градуска кадәр генә җылыначак. ТР башкаласында һава температурасы бары тик +12, +14 градус кына булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot