news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә

Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген республикада һава торышы үзгәрә. Көндез урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил уртача тизлектә исәчәк, әмма көчәйгәндә, тизлеге 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -1..+4 градус, көндез +17 градуска кадәр җылытачак.

4 майда Татарстан буйлап актив атмофера фронты узу сәбәпле, тотрыксыз һава торышы көтелә. Чәршәмбе күпчелек районнарда яңгыр көтелә, төнлә җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр, ә көндез 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә һава торышы +1..+6 градус (көнбатышта +9 градуска кадәр) көндез +14..+19 градус. Пәнҗешәмбе вакыты белән яңгыр һәм юеш кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, ә көндез +10 градустан да югары булмаячак.

Якынча фаразлар буенча, 6 һәм 7 майда югары атмосфера басымы йогынтысында явым-төшем булырга мөмкин. Төнлә -3 градуска кадәр суыта, ә көндез +7..+12 градуска кадәр җылытачак, ә шимбә +14 градус җылы көтелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot