Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда яңгыр, бозлавык, томан һәм көчле җил көтелә
Бүген, 13 ноябрьдә, Татарстанда шактый җылы, әмма дымлы һәм тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Иртән яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин, урыны белән бозлавык барлыкка килә һәм томан төшә. Көндез бераз яңгыр явуы (шул исәптән Казанда да) көтелә.
Көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан секундына 7-12 метр тизлектә җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән, шул исәптән ТР башкаласында да, секундына 15-18 метрга кадәр көчәя. Иртәнге сәгатьләрдә юлның аерым участокларында бозлавык хасил булырга мөмкин.
Көндез һава температурасы +4..+9 градус (Казанда +7..+9 градус) тәшкил итә, дип искәртә метеорологлар.
Сишәмбе, 14 ноябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Бераз яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 15 метрга кадәр җитә. Һава температурасы төнлә +1..+6, көндез +3..+8 градус тәшкил итә.
Чәршәмбе, 15 ноябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан секундына 12 метр тизлектә җил исә. Температура фоны түбәнәя: төнлә һава температурасы -2 градуска кадәр төшә, көндез +1..+6 градус җылы була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз