news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яңгыр, боз һәм +14 градус җылылык көтелә

Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстанда салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көндез аязучан болытлы һава булачак. Республиканың күпчелек өлешендә атмосфера фронты йогынтысында яңгыр явачак, Казанда явым-төшем күләме аз көтелә.

Моннан тыш, аерым районнарда боз яварга мөмкин. Синоптиклар әйтүенчә, төньяк һәм төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк.

Төнге сәгатьләрдә Татарстан буенча һава температурасы 3 градустан 8 градуска кадәр җылылык күрсәтәчәк (республика башкаласында – +5.. +7). Тәүлекнең якты вакытында һава +9.. +14 градуска кадәр (Казанда – +10..+12 градуска кадәр) җылыта.

Элегрәк метеоролог Татарстанда ял көннәренә җылытасын фаразлаган иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot