Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны утыз процентка арткан
Ел башыннан республикада 1848 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 28 процентка күбрәк.
(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда янгыннарда һәлак булучылар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 30 процентка арткан. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
«Ел башыннан янгыннар саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 1440 очрактан 1848гә кадәр артты. Янгыннар саны арту иртә язда коры үлән һәм чүп-чар яндыру белән бәйле. Узган ел янгыннарның күпчелеге быелгы вакыттан соңрак - 8 май тирәләренә туры килгән иде», - дип сөйләде Хәбибуллин.
Ул янгыннарда һәлак булучыларның саны 53 кешедән 69 кешегә кадәр артуын әйтте. Питрәч, Лениногорск, Әлмәт һәм Лаеш районнарында, шулай ук Казанда янгыннарда кеше үлеме саны арту теркәлгән.
«Быел янгыннар саны арту коры үлән, чүп-чар, камыш януы белән бәйле. Коры үлән яну аркасында ут күчеп, торак һәм бакча йортлары янып юкка чыгуы аеруча борчу тудыра. Янгын куркынычы чоры башыннан бирле барлыгы шундый җиде янгын очрагы булды», - дип сөйләде Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы.
Ул янгынга каршы махсус режимны контрольдә тоту өчен 2300дән артык кеше булган 857 профилактик төркем оештырылганын әйтте. Әлеге төркемнәр көче белән мең ярымнан артык патрульлек үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә коры үлән януның 385 очрагы булдырылмый калган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз